9 апрель 2020 яңалыклары
-
Бәширов: Татарстан барлык төбәкләр өчен дә үрнәк булырга тиеш
Республика катлаулы хәлләргә хәзер күп кенә субъектлардан яхшырак әзерләнгән
-
Татарстанда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү проектларын онлайн-фикер алышу башланды.
Республикада 2020 елга «Безнең ишегалды» Президент программасына кертелгән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу башланды.
-
Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты.
Укучылар соңгы модель планшет компьютерлар алачак.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган.
Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.
-
Бөгелмәдәге бизнес вәкилләре Telegram мессенджерында һәм кайнар линия телефоны буенча сораулар бирә алалар.
Бөгелмәдә эшләүче бизнес вәкилләре үзеңне изоляцияләү режимы чорында актуаль мәгълүматны Telegram мессенджерында, шулай ук кайнар линия телефоны номеры буенча ала алачаклар.
-
Авылларда яшәүчеләргә ташламалы кулланучылар кредитлары бирә башлаучы банк билгеләнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.
-
Игелекле Бөгелмә: аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек тупланмалары тапшыра башладылар.
Бөгелмә азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр һәм азык-төлек кибетләре хуҗалары шәһәрнең аз тәэмин ителгән гаиләләре өчен азык-төлек тупланмалары җыя.
-
Кондратьев: Конституциядә яшьләр сәясәтен искә алу аларга ярдәм итүгә китерәчәк
Россия һәм аның субъектларының уртак карамагына шулай ук яшьләр сәясәтендәге гомуми мәсьәләләрне дә өстәргә ниятлиләр.
-
Бөгелмәлеләр республика министрлыклары һәм ведомстволарының кайнар линияләренә шылтырата алалар.
Эшкуарлыкка ярдәм итү өчен Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре белән телефон аша консультацияләр үткәрелә.
-
Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады
Япониядән белгечләр җәлеп итеп, Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау буенча мобиль комплекс ясаганнар
-
Үзеңне изоляцияләү чорында Татарстан инвалидлары кирәкле инвентарьга онлайн заказ бирә алалар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль иминият фонды ташламалы категориягә ия булган гражданнарга коляскалар һәм подгузниклар бирә.
-
Уттан саклану өчен.
Бөгелмә муниципаль район территориясендә 15 апрельдән башлап, янгынга каршы махсус режим кертелә.
-
Бөгелмәдә 9 апрель һава торышы.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, пәнжешәмбе көнне, яңгыр, әкрен җил.